Путин яшь җәмәгать эшлеклеләре өчен яңа ярдәм чаралары булдыру мөмкин дип саный
Иҗтимагый, аерым алганда, патриотик эшчәнлек белән актив рәвештә шөгыльләнүче яшьләргә финанс ярдәмен оештыру мөмкин әйбер. РФ Президенты Владимир Путин «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының күзәтүчеләр советы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.